Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

90 нчы елларда булмаган хәл: Санкт-Петербургта полиция машинасын утка тотканнар

Санкт-Петербургта билгесез кешеләр полиция автомобиленә ут ачкан. Әлеге хәл Маршак урамындагы юлда, бүген сәгать 11 тулып киткәч булган. Кайбер мәгълүмат чыганаклары, хокук сакчылары сүзләренә сылтама белән бер плиция хезмәткәренең үлүен, бересенең яралануын хәбәр итә. Автомобиль транспорт полициясенең ОМОН отрядына караган, диелә. Җинаятьчеләр Калашников автоматыннан ут ачкан, аннары Hyundai Accent машинасына...

Санкт-Петербургта билгесез кешеләр полиция автомобиленә ут ачкан. Әлеге хәл Маршак урамындагы юлда, бүген сәгать 11 тулып киткәч булган.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары, хокук сакчылары сүзләренә сылтама белән бер плиция хезмәткәренең үлүен, бересенең яралануын хәбәр итә. Автомобиль транспорт полициясенең ОМОН отрядына караган, диелә.

Җинаятьчеләр Калашников автоматыннан ут ачкан, аннары Hyundai Accent машинасына утырып качканнар. "Мондый хәл 90 нчы елларда да булмады..." - дип шәрехлиләр социаль челтәрләр аша әлеге хәлне.

"Фонтанка" язуынча, полиция машинасының юлын "Газель" автомобиле каплаган, Hyundai Accent машинасындагылар ут ачкан. Шуннан өченче машинадан берничә кеше чыгып, УАЗдан баул белән акчаны урлаганнар. Суммасы хәбәр ителми.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев