Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

91 яшьлек карт 211 мең сумыннан колак каккан

Әлеге хәл Яшел Үзәндә булган. 12 февральдә полиция бүлегенә кырыгалдарлар кармагына эләккән 91 яшьлек карт мөрәҗәгать итә. Әлеге карт сөйләвенчә, аның өй телефонына таныш булмаган бер кеше шалтыратып, оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын җиткерә. Әлеге проблеманы җайга салу өчен билгесез зат 211 мең сум акча таләп итә. Оныгына ярдәм итү...

Әлеге хәл Яшел Үзәндә булган. 12 февральдә полиция бүлегенә кырыгалдарлар кармагына эләккән 91 яшьлек карт мөрәҗәгать итә.

Әлеге карт сөйләвенчә, аның өй телефонына таныш булмаган бер кеше шалтыратып, оныгының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын җиткерә. Әлеге проблеманы җайга салу өчен билгесез зат 211 мең сум акча таләп итә. Оныгына ярдәм итү максатыннан карт икенче оныгы - 20 яшьлек кызны ярдәмгә чакыра. Әйтелгән сумма шалтыратучының исәп-хисап номерына күчерелә. Ә оныгы белән бар да тәртиптә булуын ул берничә көннән соң гына белеп ала.

Хәзерге вакытта картка Новосибирск өләсендә теркәлгән телефоннан шалтыратулары ачыкланган. Тикшерү бара.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев