Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Аксубайда бала шуклыгы аркасында чыккан янгында кеше гомере өзелгән

28 декабрь кичендә Аксубай районы Урмандеево авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Коткару хезмәтенә бу хакта 19:36 сәгатьтә хәбәр ителә. Хәбәр кергәннән соң 6 минут узу белән гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр килеп тә җитә. Йортның эчен һәм түбәсен ялкын камап алган була. Янгын сүндерүчеләрне күршедә яшәүчеләр каршы ала. Алар...

28 декабрь кичендә Аксубай районы Урмандеево авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Коткару хезмәтенә бу хакта 19:36 сәгатьтә хәбәр ителә.

Хәбәр кергәннән соң 6 минут узу белән гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр килеп тә җитә. Йортның эчен һәм түбәсен ялкын камап алган була. Янгын сүндерүчеләрне күршедә яшәүчеләр каршы ала. Алар йортта хуҗа кешенең кайнанасы - 1941 елгы хатын-кызның калуын җиткерә. Ә аның 2000 елгы оныгының (инвалид булу сәбәпле махсус мәктәптә белем алган) йорттан чыга алуы хәбәр ителә.

Янгын 19:50 сәгатькә камап алына һәм 20:04 минутта ачык ут сүндерелә. Кызганычка каршы, әби-карчык үлгән була - аның гәүдәсе йорт эчендә табып алына. Мөгаен ул янгын вакытында төтенгә агулангандыр.

Йорт хуҗасы - малайның әтисе аңлатуынча, ул хатыны белән күрше авылда эштә булган. Әбисе белән генә калган малай шкафтан шырпы алып уйнау аркасында әйберләргә ут капкан. Куркуыннан ул сарайга чыгып йөгергән, әбисе өйдә калган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев