Теплицалар төзү, аларга газ, электр кертү, җайланмалар, кирәкле техника сатып алу өчен 20 миллион сумга якын субсидияләнә торган кредиттан файдаланган. Бүгенге көндә аның газ белән җылытыла торган теплицалар мәйданы 5 гектар тәшкил итә, аларда ясалма ут кулланыла, тамчылап сугаруга көйләнгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. Быел фермер 47 миллионнан артык сумга 1200 тоннадан артык теплица кыярлары саткан.
Фермер шулай ук җир җиләге һәм кура җиләге утырткан - бу культураларның һәркайсы 5әр гектар.
Нет комментариев