Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Танылган продюсер Бари Алибасов 68 яшьтә әти булды

Танылган продюсер, 68 яшьлек Бари Алибасов һәм аның 29 яшьлек хатыны Викториянең уртак балалары туган. Малайга Иван дип исем кушканнар. Нәсел дәвамчысы Мәскәүнең бала тудыру йортында дөньяга килгән. Шунысы кызык: әле кайчан гына әлеге пар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ихласлыгына күпчелек кеше ышанмый да иде. Хәер аларның кушылуы да бераз сәеррәк булды...

Танылган продюсер, 68 яшьлек Бари Алибасов һәм аның 29 яшьлек хатыны Викториянең уртак балалары туган. Малайга Иван дип исем кушканнар.

Нәсел дәвамчысы Мәскәүнең бала тудыру йортында дөньяга килгән. Шунысы кызык: әле кайчан гына әлеге пар арасындагы мөнәсәбәтләрнең ихласлыгына күпчелек кеше ышанмый да иде. Хәер аларның кушылуы да бераз сәеррәк булды - 2013 елда яшерен рәвештә генә өйләнештеләр. Бу Бари Алибасовның алтынчы тапкыр "камыт киюе" иде.

Виктория Максимова озак вакытлар Бари Алибасовның матбугат хезмәтендә эшләде. Аннары бергә яши башладылар һәм кәләше итеп таныштырды. Шунысы кызык: продюсерның улы - 30 яшьлек кече Бари Алибасов әлеге никахка каршы иде. Имеш, әлеге никах акча өчен генә корыла.


Викториянең әле беренче тапкыр гына әни булуы. Ә Бари Алибасов инде икенче мәртәбә әти булу шатлыгын кичерә. Дөрес, аның тагын никахтан тыш туган кызы да бар, диләр. Туганлыклары исбатланмаса да, Алибасовның моның хак булуын раслаганы бар.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев