Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Башкортостанда 14 яшьтән гаилә корырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Башкортостан парламентына шундый закон проекты кергән. Әле моңарчы яшусмерләр арасындагы никахлар мәсъәләсе берничек тә ачыкланмаган булган. Яңа канун бу өлкәне тәртипкә салырга ярдәм итәр, дип көтелә. Закон проекты буенча гаилә корырга рөхсәт ителә торган иң кечкенә яшь - ул 14 яшь. Ләкин гаилә кору өчен яшүсмерләргә башта опкунлык органнарыннан һәм...

Башкортостан парламентына шундый закон проекты кергән. Әле моңарчы яшусмерләр арасындагы никахлар мәсъәләсе берничек тә ачыкланмаган булган. Яңа канун бу өлкәне тәртипкә салырга ярдәм итәр, дип көтелә.

Закон проекты буенча гаилә корырга рөхсәт ителә торган иң кечкенә яшь - ул 14 яшь. Ләкин гаилә кору өчен яшүсмерләргә башта опкунлык органнарыннан һәм юстиция буенча дәүләт комитетыннан рөхсәт алырга кирәк булачак. Шулай ук закон буенча 14 яшьтән нинди очракларда гаилә корырга ярый - ансы да күрсәтеләчәк.

Башкортостан республикасының прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Исмәгыйлов сүзләренчә, иртә никахлар алай бик таралмаган, ел буена 10 - 20 шундый никах теркәлә, Әмма мондый никахлар мәсьәләсендә катгый кагыйдәләр булдырырга кирәк. Мәсәлән, Башкортостан районнарының берсендә шундый никах теркәлгән - иренә 34 яшь, ә хатынына бары 14 яшь кенә.

ufacitynews.ru

фото: www.anazahra.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев