Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Безнекеләр - беренче унлыкта

30 июнь - 4 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл яшьләре" уеннарында безнең районнан 150 дән артык яшьбуын вәкиле катнашты. Алар, 43 районнан килгән көндәшләре белән көч сынашып, команда беренчелегендә 10 чы урынга лаек булдылар. "Спорт сөюче гаилә" бәйгесендә Теләчедә яшәүче Ләйсән һәм Илшат Заһидуллиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды...

30 июнь - 4 июль көннәрендә Мамадыш шәһәрендә узган "Авыл яшьләре" уеннарында безнең районнан 150 дән артык яшьбуын вәкиле катнашты.
Алар, 43 районнан килгән көндәшләре белән көч сынашып, команда беренчелегендә 10 чы урынга лаек булдылар. "Спорт сөюче гаилә" бәйгесендә Теләчедә яшәүче Ләйсән һәм Илшат Заһидуллиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды (рәсемдә). Аларны әлеге уңышлары белән "Эшлекле сишәмбе" киңәшмәсендә вакытлыча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуруллин котлады, киләчәк эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде. Татарча көрәш бәйгесендә дә безнекләр арасында уңышка ирешүчеләр бар. Мәсәлән Раил Нургалиев белән Муса Галләмов үз үлчәү авырлыкларында беренче урынны яуладылар. Милли көрәш төреннән җыелма командабыз дүртенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X