Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бүген, кышның беренче көнендә Теләчедә нинди һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 декабрьдә, Теләче районында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез Теләчедә кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы да мөмкин. Урыны белән бераз буран чыгу ихтималы да бар. Болар барысы да юлларда бозлавык барлыкка китерергә мөмкин, сак булыгыз. Җил...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 декабрьдә, Теләче районында болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Көндез Теләчедә кар, юеш кар һәм пыскак яңгыр явуы да мөмкин. Урыны белән бераз буран чыгу ихтималы да бар. Болар барысы да юлларда бозлавык барлыкка китерергә мөмкин, сак булыгыз. Җил көньяктан исә, уртача тизлектә.

Көн дәвамында районыбызда һава температурасы 0 дән алып + 1 градус тирәсендә тирбәлеп торыр дип көтелә.

2 декабрьгә каршы төндә кар, юеш кар булуы мөмкин. Урыны белән буран чыга. Температура бераз төшеп, 4 градус салкын булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев