Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Бәйрәм яллары елына 3 көн генә калырга мөмкин

Россия Дәүләт Думасы депутатлары ел буена була торган барлык бәйрәм көннәренең өчесен генә ял көне итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан. Бу көннәр - 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне һәм 12 июнь - Рәсәй көне. Депутатлар әйтүенчә, ел дәвамында бәйрәм ял көннәренең күп булуы ил халкына...

Россия Дәүләт Думасы депутатлары ел буена була торган барлык бәйрәм көннәренең өчесен генә ял көне итәргә, дигән тәкъдим белән чыккан. Бу көннәр - 1 гыйнвар - Яңа ел, 9 май - Җиңү көне һәм 12 июнь - Рәсәй көне.

Депутатлар әйтүенчә, ел дәвамында бәйрәм ял көннәренең күп булуы ил халкына да тискәре тәэсир итә - күп ашау, алкогольне чамасыз кулларну кебек күренешләр арта, шулкадәр күп яллар сәбәпле ил икътисады 3 триллион сумга кадәр акча югалта, промышленностьта җитештерүчәнлек 15 - 20% ка кадәр кими.

Моңа алмашка депутатлар өстәмә 10 көнлек ял алу мөмкинлеге кертергә телиләр. Һәм ул ялны елның теләсә кайсы вакытында алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев