Өч чемпион – Биектау районыннан.
Биектау районында "Ватаным Татарстан" газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды. Ун авырлык үлчәвендә барган бәйгедә Биектау районының 3 көрәшчесе җиңүче булды. Келәм хуҗаларыннан Нәфис Миңнебаев (60 килограмм), Ранис Галимуллин (75 килограмм) һәм Раил Нургалиев (100 килограмм) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калды. Шунысы игътибарга лаек: Ранис...
Биектау районында "Ватаным Татарстан" газетасының герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының җиңүчеләре билгеле булды. Ун авырлык үлчәвендә барган бәйгедә Биектау районының 3 көрәшчесе җиңүче булды.
Келәм хуҗаларыннан Нәфис Миңнебаев (60 килограмм), Ранис Галимуллин (75 килограмм) һәм Раил Нургалиев (100 килограмм) үз авырлык үлчәүләрендә батыр калды. Шунысы игътибарга лаек: Ранис белән Раил - Теләче көрәшчеләре. Эш урыны белән бәйле рәвештә алар тәүге тапкыр Биектау данын яклап чыгыш ясады.
55 нче мәртәбә уздырылган турнирның калган чемпионнары - Искәндәр Мортазин (65 килограмм, Әлмәт), Ислам Фәләхов (70 килограмм, Алабуга), Ренас Кәлимуллин (80 килограмм, Зәй), Ильмир Төхвәтуллин (85 килограмм, Яңа Савин), Булат Мусин (90 килограмм, Яңа Савин), Муса Галләмов (130 килограмм, Теләче) һәм Сергей Павлик (130 килограммнан югары авырлык, Зәй).
Әлеге турнирда 49 командадан 399 көрәшче бил алышты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев