Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Өч кешене чәнчеп, Татарстанга чыгып качкан җинаятьчене тотканнар

Әлеге җинаять14 августта Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында кылынган иде - бер ир-ат өч кешелек гаиләне чәнчеп үтереп чыгуы турында әйтелде. Җинаять кылуда шикле адәм буларак 1984 елгы Николай Михеев исеме әйтелде, аны эзләүгә бирделәр. Эзләү барышында аның Татарстанда машинасы табылу сәбәпле, үзенең дә безнең республикада булу ихтималы хакында әйтелде....

Әлеге җинаять14 августта Удмуртиядә Алнаш районы Гондарево авылында кылынган иде - бер ир-ат өч кешелек гаиләне чәнчеп үтереп чыгуы турында әйтелде.


Җинаять кылуда шикле адәм буларак 1984 елгы Николай Михеев исеме әйтелде, аны эзләүгә бирделәр. Эзләү барышында аның Татарстанда машинасы табылу сәбәпле, үзенең дә безнең республикада булу ихтималы хакында әйтелде.

Җинаять кылуда шикле кеше һәм аның корбаннары гаиләсендә полиция хезмәткәрләре дә бар, диелде, әлеге хәл аерым игътибар үзәгенә алынды.

Әлеге ир-атны Ижевскида кулга төшергәннәр. Ул әлеге гаилә әгъзаларын акча бурычы аркасында үтерүен әйткән. Нәкъ менә акча аркасында бәхәс чыккан һәм азагы үтереш белән төгәлләнгән.

Исегезгә төшерәбез, үлүчеләрнең өчесе - 1929 елгы хатын-кыз, 1983 елгы ир-ат һәм аның 1954 елгы әнисе дә күп тапкыр пычак белән чәнчелгән иде. Алар җинаять кылуда шикле кеше белән таныш булган, диелде. Шикле бәндә моңа кадәр хөкем ителмәгән. Аның өен тентегәннән соң, әнисе дә үз-үзенә кул салган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев