Кичә көндез Чаллының Сидоровка бистәсендә 9 катлы йорт түбәсеннән 13 яшьлек кыз бала егылып төшкән.
Табиблар аны коткарып кала алмый: берничә сәгатьтән бала хастаханәдә җан бирә. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе шушы фаҗига буенча тикшерү үткәрә.
Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗигагә кадәр кыз башка үсмерләр белән йорт түбәсенә менеп уйнаган һәм егылып төшкән. Ул 9 нчы кат балконы козырегына сикерергә теләгән дип фаразлана. Тикшерүчеләр фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклый. Җинаять эшен кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Нет комментариев