Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Чит илләрнең меңнән артык гражданы Татарстаннан үз илләренә кайтарып җибәрелгән

Быел Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә судлардан чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны махсус учреждениеләргә озату турында 1164 карар килеп ирешкән. 1084 мигрант суд приставлары тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт чикләренә кадәр озатылып, үзләренең илләренә кайтарып җибәрелгән. Декабрь аенда гына да, суд приставлары ярдәмендә, РФ миграция законнарын бозган...

Быел Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә судлардан чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны махсус учреждениеләргә озату турында 1164 карар килеп ирешкән. 1084 мигрант суд приставлары тарафыннан Россия Федерациясе дәүләт чикләренә кадәр озатылып, үзләренең илләренә кайтарып җибәрелгән.

Декабрь аенда гына да, суд приставлары ярдәмендә, РФ миграция законнарын бозган 105 кеше өйләренә очкан. Виза режимын Урта Азия илләре, Украина, Беларусь һәм Молдова гражданнары аеруча еш бозган. Бу көннәрдә илебезне калдырып китүчеләр арасында, шулай ук, Төркия һәм Нигерия гражданнары булган, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев