Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Төркия белән уртак проектлардан баш тарту мөмкинлеге турында сөйләде. Россия әлеге адымга илнең Су-24 очкычы Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелгәннән соң барырга мәҗбүр.
- Россия һәм Төркия арасындагы күптәннән килгән күршеләрчә дуслык багланышлары, шул исәптән икътисадый һәм гуманитар тармаклар белән бәйле мөнәсәбәтләр өзелде, - дип белдерде...
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Төркия белән уртак проектлардан баш тарту мөмкинлеге турында сөйләде. Россия әлеге адымга илнең Су-24 очкычы Төркия гаскәриләре тарафыннан бәреп төшерелгәннән соң барырга мәҗбүр.
- Россия һәм Төркия арасындагы күптәннән килгән күршеләрчә дуслык багланышлары, шул исәптән икътисадый һәм гуманитар тармаклар белән бәйле мөнәсәбәтләр өзелде, - дип белдерде Дмитрий Медведев. - Бу югалтуны тулыландыру авыр булачак. Ул турыдан-туры уртак проектлардан баш тарту һәм Төркия компанияләренең Россия базарындагы урыннарын югалтуга китерергә мөмкин.
Нет комментариев