Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгын алыштырганда медсправка таләп итү практикасын тыячак

Машина йөртүчеләргә тиздән кайбер очракларда, аерым алганда, таныклыкны югалтканда яки фамилияне алыштырганда медицина справкасын алу артыннан йөрергә кирәк булмавы бар. Россиянең Эчке эшләр министрлыгы шундый закон проектын әзерли. Документтан күренгәнчә, медицина белешмәсе бары 3 очракта гына: автомәктәптә укып бетергәч таныклык алганда, таныклыкның срогы чыгып (10 ел саен) яңа таныклык алганда,...

Машина йөртүчеләргә тиздән кайбер очракларда, аерым алганда, таныклыкны югалтканда яки фамилияне алыштырганда медицина справкасын алу артыннан йөрергә кирәк булмавы бар.

Россиянең Эчке эшләр министрлыгы шундый закон проектын әзерли. Документтан күренгәнчә, медицина белешмәсе бары 3 очракта гына: автомәктәптә укып бетергәч таныклык алганда, таныклыкның срогы чыгып (10 ел саен) яңа таныклык алганда, һәм шулай ук, машина йөртүче элегрәк исерек хәлдә руль артына утырган өчен таныклыктан мәхрүм ителгән булса таләп ителәчәк.

РФнең Генераль прокуратурасы хәбәр итүенчә, элегрәк тикшерү вакытында ачыкланганча, Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре кайбер очракларда машина йөртүченең шәхси мәгълүмәтләре үзгәргән вакытта (фамилия һ.б.) таныклык алыштыручылардан да хаксыз рәвештә медицина белешмәсе таләп итәргә яраткан.

Үз чиратларында ЮХИДИ вәкилләре искәртеп үтә, алар мондый очракларда РФ хөкүмәтенең 1097 номерлы карары нигезендә эш итәләр икән, ә аның буенча, медсправка барлык очракларда да булырга тиеш.

Эчке эшләр министлыгы шулай ук юл-транспорт вакыйгасы турындагы белешмә алу ихтыяҗын да бетерергә тели. Әлегә кадәр андый белешмә машина йөртүчеләргә стархование компанияләреннән үзләренә тиешле компенсацияне алу өчен кирәк була иде. Шундый закон керә калса, ОСАГО буенча страхование түләүләрен озаграк көтәргә туры киләчәк, каско иминиятләштерүенә дә бәяләр артырга мөмкин дип кисәтә страхование белән шөгылләнүче компанияләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев