Озакламый ерак арага йөрүче поездларда хәләл ризык барлыкка килергә мөмкин
Новости со всего света

Озакламый ерак арага йөрүче поездларда хәләл ризык барлыкка килергә мөмкин

Якын арада көнчыгыш һәм көньяк юнәлештә ерак арага йөрүче поздларда хәләл азык-төлек пәйда булырга мөмкин. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Шул хактагы килешүгә Мөфтиләр шурасы һәм Россия тимер юлы вәкилләре очрашуы вакытында киленгән. "Этно-мөселман факторының Россия җәмгыятендәге әһәмияте үсеше компания эшчәнлегенә дә тәэсир итә. Иң мөһим...

Якын арада көнчыгыш һәм көньяк юнәлештә ерак арага йөрүче поздларда хәләл азык-төлек пәйда булырга мөмкин.

Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә. Шул хактагы килешүгә Мөфтиләр шурасы һәм Россия тимер юлы вәкилләре очрашуы вакытында киленгән. "Этно-мөселман факторының Россия җәмгыятендәге әһәмияте үсеше компания эшчәнлегенә дә тәэсир итә. Иң мөһим бурычларның берсе: мөселман-пассажирларның соравына тиз арада җавап бирү - ихтыяҗларын канәгатьләндерү", - диелә хәбәрдә.

Интертат


Нет комментариев