Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Физкультура дәресләрен самбо элементлары белән баетачаклар

Мәктәпләр физкультура буенча программага самбо элементларын кертә ала. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте. "Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр....

Мәктәпләр физкультура буенча программага самбо элементларын кертә ала. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.

"Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр.

Аның сүзләренчә, хәзер андый махсус программалар шактый эшләнгән. "Бүген самбо буенча яңа программа өстәлә. Сүз барысын да бергә туплау турында түгел, төбәкләрдәге мәктәпләрдә сайлау мөмкинлеге булдыру турында бара. Спорт төре буларак безнең илдә туган самбо балалар өчен бик кызыклы", - ди Россия министры.

Интертат

фото: mirsambo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев