Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

«ФОРПОСТ» спартакиадасы

22-25 октябрь көннәрендә Биектау районында «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы республикакүләм ярыш узды. «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау оешмасы инициативасы белән узучы спартакиада 15нче тапкыр үтте. Әлеге зур бәйгедә безнең районнан да җиде кешедән торган команда катнашты. Алар район «ФОРПОСТ» үзәге җитәкчесе Наил Сәләхов, Теләче урта мәктәбе укытучысы Рәфил Хәкимов, Балалар спорт...

22-25 октябрь көннәрендә Биектау районында «Байтик» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы республикакүләм ярыш узды. «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау оешмасы инициативасы белән узучы спартакиада 15нче тапкыр үтте. Әлеге зур бәйгедә безнең районнан да җиде кешедән торган команда катнашты. Алар район «ФОРПОСТ» үзәге җитәкчесе Наил Сәләхов, Теләче урта мәктәбе укытучысы Рәфил Хәкимов, Балалар спорт мәктәбе хезмәткәрләре Фиданур Мөбәрәкшин, Фидәил Нурсәетов, Алан урта мәктәбе укытучысы Ренат Зәйнетдинов, студентлар Кристина Серебрякова, Милена Секариналар. Егет-кызлар вакытка автомат сүтеп җыйды, волейбол, футбол да уйнады, хәрби эстафетада да сынатмады. Барлык уен нәтиҗәләре буенча Теләче командасы өченче урынга лаек булды. Чара ахырында командага Мактау грамотасы, җылыткыч мич бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X