Хатыннар сакаллы ирләргә өстенлек бирә, дип раслый галимнәр
Новости со всего света

Хатыннар сакаллы ирләргә өстенлек бирә, дип раслый галимнәр

Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә, хатын-кызлар сакаллы ирләргә күбрәк ышаныч белдерә икән. Сакал - ирлек куәте һәм чыдамлык билгесе. Тикшеренүләр уздырганда, хатын-кызларга ир-атларның фотографияләрен күрсәткәннәр. Битләрен төк баскан ирләр хатыннарның игътибарын яулаган, әмма ләкин кыска вакытлы очрашулар, җитди булмаган аралашулар өчен генә. Ә сакаллы ир...

Чит ил галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә, хатын-кызлар сакаллы ирләргә күбрәк ышаныч белдерә икән.

Сакал - ирлек куәте һәм чыдамлык билгесе. Тикшеренүләр уздырганда, хатын-кызларга ир-атларның фотографияләрен күрсәткәннәр. Битләрен төк баскан ирләр хатыннарның игътибарын яулаган, әмма ләкин кыска вакытлы очрашулар, җитди булмаган аралашулар өчен генә. Ә сакаллы ир - гаилә кору өчен менә дигән пар дип исәпли, гүзәл затлар.

Интертат


Нет комментариев