Игътибарны штраф белән арттырмакчылар
Җәяүле һәм велосипедта баручыларга юл бирмәгән машина йөртүчеләргә кесәсен шактый бушатырга туры киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хакта закон имзалады. Аның нигезендә, җәяүлеләр һәм велосипедта баручыларга юл бирмәгән машина йөртүчеләргә 1,5-2,5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Җәза күләме хокук бозуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына бәйле, диелә документка...
Җәяүле һәм велосипедта баручыларга юл бирмәгән машина йөртүчеләргә кесәсен шактый бушатырга туры киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хакта закон имзалады. Аның нигезендә, җәяүлеләр һәм велосипедта баручыларга юл бирмәгән машина йөртүчеләргә 1,5-2,5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
Җәза күләме хокук бозуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына бәйле, диелә документка аңлатма язуында. Билгеле булганча, әлегә кадәр мондый төр закон бозу өчен штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил итә иде. Узган ел ил башлыгы, Россиядә җәяүле кичүләрендә кеше таптату очраклары арту сәбәпле, мондый игътибарсыз машина йөртүчеләргә карата җәзаны көчәйтергә кушкан иде. Озакламый Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гамәлдәге законга шул хакта төзәтмә әзерләнде.
Яңа имзаланган закон күп кенә белгечләрдә каршылыклы фикерләр уятырга өлгергән инде. "Россия җәяүлеләре берлеге" башлыгы Владимир Соколов игътибарсыз машина йөртүчеләрне инспекторлар торган урында гына максималь күләмдә штрафка җәлеп итеп булачак дигән фикердә. "Закон бозу очрагы автомат рәвештә эшләүче фотовидеотеркәү җиһазлары ярдәмендә теркәлсә, штраф күләме элеккечә үк 1,5 мең сумнан артмаячак. 20 көн эчендә 50 процент ташлама белән түләсә, ул бөтенләй 750 сумга гына кала. 2,5 мең сумлык штрафны исә кагыйдә бозу инспектор тарафыннан теркәлгән очракта гына түләттереп булачак. Ә аларның, билгеле булганча, башка күпкә мөһимрәк эшләре дә җитәрлек", - ди белгеч. Владимир Соколов җәяүле кичүендә машинасын калдырган "тимер ат" хуҗаларына каралган штраф күләмен дә арттыру яклы. "Бүген моның өчен мең сум күләмендә генә штраф каралган. Ә бит мондый кагыйдә җәүялеләр гомере өчен шулай ук бик зур куркыныч тудыра", - ди ул.
("Ватаным Татарстан", /№ 162, 01.11.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев