Казанда KFC челтәрендә хәләл тавыктан ризык әзерли башлаганнар
Новости со всего света

Казанда KFC челтәрендә хәләл тавыктан ризык әзерли башлаганнар

Тиз туклану рестораны менюсын бу атнада яңарттылар.

Татарстан башкаласында KFC челтәренең бер ресторанында хәләл стандартлары буенча чалынган тавыктан ризык бирелә башлады.

«Бездә хәләл тавык. Менюны күптән түгел, бу атнада яңарттык», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.

Хәләл ризыклы туклану пункты Краснококшайская урамындагы 140Б адресы буенча эшли.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar


Нет комментариев