Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Корстон" кунакханәсендә хатын-кыз мәете табылган

Казандагы "Корстон" кунакханәсе номерларының берсендә хатын-кыз мәете табылган. Тикшерү комитеты исә шундук җинаять эше ачкан. Хәзерге вакытта төп шикләнелүче - әлеге хатынның 19 яшьлек малае. 10 декабрь көнне 44 яшьлек хатын малае белән Мәскәүдән Казанга килә. Максатлары - психологик тренингта катнашу була. Кич белән исә кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе коридорда канга...

Казандагы "Корстон" кунакханәсе номерларының берсендә хатын-кыз мәете табылган. Тикшерү комитеты исә шундук җинаять эше ачкан.

Хәзерге вакытта төп шикләнелүче - әлеге хатынның 19 яшьлек малае.

10 декабрь көнне 44 яшьлек хатын малае белән Мәскәүдән Казанга килә. Максатлары - психологик тренингта катнашу була. Кич белән исә кунакханәдә яшәүчеләрнең берсе коридорда канга буялып беткән егетне күреп ала. Ул шундук кунакханә хезмәткәрләрен чакыра. Алар исә номерда хатын-кызның үле гәүдәсен таба. Әлеге хатын телефонны зарядкалау җиһазы белән буып үтерелегән, дип фаразлыйлар.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X