Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Котычкыч хәл: Буа районында әнисе белән улы янып үлгән

Фаҗига Буа районының Исәк авылында булган. Буа янгын сүндерү бүлегенә йорт януы турында хәбәр бүген иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Буа янгын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә...

Фаҗига Буа районының Исәк авылында булган.

Буа янгын сүндерү бүлегенә йорт януы турында хәбәр бүген иртәнге сәгать 9да килеп ирешә. Янгын булган урынга беренче булып "Авангард" агрофирмасыннан, күрше Чуашстан Республикасының Яльчек районыннан, күрше авыллардан шәхси хуҗаларның янгын сүндерүгә көйләнгән техникасы килә. Буа янгын сүнерүчеләре килеп җиткәндә 5х5 метр үлчәмле бүрәнә йортның, аның кирпеч янкормасының һәм сарайның түбәсе ишелеп төшкән була.

Авыл халкы янгынны соң күрә - кызу уттан инде түбә шиферлары шартлый башлаган була. Күршеләре йорт эчендә ике кеше калу мөмкинлеген фаразлыйлар. Шулай булып чыга да. Шушы йортта яшәгән әниле-уллы Низамовларның күмерләнгән гәүдәләре йортның аш бүлмәсендә идәндә табыла.

Ут элү сәбәпләре тикшерелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев