Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Көрәшчеләр хаҗга юллама өчен бил алышачак

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнаша. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар теркәлү узар...

16 апрельдә Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла.

Ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәр-районнарыннан гына түгел, ә Башкортстан Республикасыннан да вәкилләр катнаша. Бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар теркәлү узар алдыннан намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәчәкләр, дип ачыклык керттеләр Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтеннән.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү авырлыгында узачак - 65, 75, 85, 95 килограмм һәм 95 килограммнан югары авырлык.

Җиңүчеләрне акчалата призлар, жирәбә ярдәмендә ачыкланган бер батырны иң зур бүләк - олуг хаҗга юллама көтә.

Интертат

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев