Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Күрәзәчегә барган, башына 400 меңлек бәла алган...

Бу хәл Кукмарада булган. Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән...

Бу хәл Кукмарада булган.

Агымдагы елның октябрендә Кукмараның Гагарин урамындагы йортларның берсендә яшәүче олы яшьтәге ханым телевидениенең бер каналы аша баручы тапшырудагы "күрәзәче" белән элемтәгә керә. Күрәзәче аның белән телефон аша сеанслар уздыра. Әмма көннәрдән беркөнне аңа сеанслар өчен акча күчерү турында хәбәр итәләр. Әлеге ханым, үзенең акчалары җитмәгәч, күршеләреннән дә алып торып, 400 мең сумнан артык акчаны күрсәтелгән счетка җибәрә. Хәзер исә ул минем акчаларымны кайтарырга булышыгыз, дип полициягә гариза язды. Бүгенге көндә бу факт буенча тикшерү эшләре бара, дип яза "Хезмәт даны".

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев