Татарлар да танылырга уйлады бугай, "Лабутены" җырының татарчасы, дөресрәге пародиясе пәйда булды. "Алабута" дип аталучы җырның аудиоязмасы интернетта пәйда булу белән, анысын да тыңлаучылар сәгатьләп түгел, минутлап арта. Клибы чыкса (русныкы кебек цензурасыз версиясе дә булсамы!), ул да меңләгән караучы җыячагына шик юк.
"Мөгез"не кем чыгарганмы? Продюсеры - Илфак Шиһапов, сүзләрен Данил Сәфәров язган. Башкаручысы - Айсылу Габдинова.
Нет комментариев