Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Әлмәт районында яңа туган бала мәете табылган

Яңа туган ир баланың үле гәүдәсе Әлмәт районындагы көнкүреш калдыклар аралау заводында табылган. Полиция бүлегенә бу хакта 23 ноябрьдә хәбәр кергән. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, бала мәете табылган чүп өемнәренең Әлмәттән китерелгәнлеге тәгаенләнгән....

Яңа туган ир баланың үле гәүдәсе Әлмәт районындагы көнкүреш калдыклар аралау заводында табылган.

Полиция бүлегенә бу хакта 23 ноябрьдә хәбәр кергән. Аңа станция мастеры тап була һәм полициягә хәбәр итә. Колшәрип авылына якын урнашкан бу урынга көнкүреш калдыкларын бөтен районнан китерсәләр дә, бала мәете табылган чүп өемнәренең Әлмәттән китерелгәнлеге тәгаенләнгән.

Экспертлар ачыклаганча, бала бернинди тайпылышларсыз, җитлегеп туган. Җинаять эше кузгатылган. Полиция әни кешенең шәхесен һәм яшәү урынын ачыклау белән мәшгуль.

Полиция бу хакта мәгълүматлы булучыларның элемтәгә керүен сорый. Телефоннар: 8 (8553) 39-23-10; 39-23-19 һәм 02, кәрәзле телефоннан - 112. Анонимлык гарантияләнә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X