Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Машина йөртүчеләр игътибарына - европротокол нәрсә ул?

Соңгы вакытта машина йөртүчеләр арасында «европротокол» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Нәрсәне аңлата бу сүз, европротоколны тутыру тәртипләре ничек башкарыла? Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, Теләче районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Илнур Кәримуллинга мөрәҗәгать иттек. - Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та страховка документларын...

Соңгы вакытта машина йөртүчеләр арасында «европротокол» дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Нәрсәне аңлата бу сүз, европротоколны тутыру тәртипләре ничек башкарыла? Бу сорауларга ачыклык кертү максатыннан, Теләче районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Илнур Кәримуллинга мөрәҗәгать иттек.
- Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике машина йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та страховка документларын тутыра ала. Ләкин бу очракта бары ике генә машина бәрелешкән булырга һәм машина йөртүчеләрнең берсе үз гаебен танырга тиеш. Машинадагы кешеләрнең бернинди тән җәрәхәтләре алмавы һәм китерелгән зыянның 50 мең сумнан артмавы төп шарт булып тора. Артык зур булмаган аварияләр нәтиҗәсендә сәгатьләр буена юлдагы хәрәкәт туктап тора. Европротокол исә әлеге хәлләргә киртә булыр дип ышанабыз.
- Юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерү тәртибе нинди соң?
- Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ Хөкүмәтенең 23.10.1993 № 1090 карары) 2.5 пункты нигезендә, һәлакәткә катнашы булган транспорт йөртүче, түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:
• Транспортны һәлакәт урыныннан кузгатмаска, яктылык сигналын кабызып, юлга авария билгесен куярга;
• Ашыгыч ярдәм яки табиб килгәнче, беренче ярдәм күрсәтә торырга кирәк. Тән җәрәхәтләре алган кеше булса, зыян күрүчене башка машинада хастаханәгә илтергә. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, шәхси транспортта якындагы дәвалау учреждениесенә илтеп, машина йөртү таныклыгыңны күрсәтеп, фамилияңне, транспортның теркәү номерын хәбәр итәргә һәм яңадан һәлакәт урынына барырга;
• Башка транспорт чараларына хәрәкәт ябылса, машинаны юлдан алырга, авария урынын әйләнеп узуны оештырырга.
• Әгәр дә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче юк икән, машина йөртүчеләр үзара килешеп, якынча авария схемасын төзеп, имзалап, якындагы юл-патруль посты яки полиция бүлегенә барып теркәлергә тиеш була.
Юл-транспорт һәлакәтләренә очраган машина йөртүчеләргә ярдәм йөзеннән Дәүләт автоинспекциясенең gibdd.ru рәсми сайтында белешмәләр урнаштырылган махсус ресурс бар, тулырак мәгълүмат алу өчен бирегә мөрәҗәгать итәргә була. Юлларда исән-имин йөрегез!
Әңгәмәдәш - Алсу Җиһаншина
Фото: news.headline.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар