Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Медведев Татарстанда санкция кагылмаган Төркия инвесторлары исемлеген раслады

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында производстволары Татарстанда булган 9 оешма бар. Бу исемлек башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм федерация субъектларының башкарма хакимияте органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырылган, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында дөнья...

Бүген Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия белгечләрен эшкә җәлеп итү рөхсәт ителгән Россия компанияләренең исемлеген расланды. Алар арасында производстволары Татарстанда булган 9 оешма бар.

Бу исемлек башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм федерация субъектларының башкарма хакимияте органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып формалаштырылган, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында дөнья күргән карарда.

Бу исемлеккә Башкортстан, Кырым, Татарстан Республикаларында, Краснодар крае, Владимир, Калуга, Мәскәү, Түбән Новгород, Самара һәм Төмән өлкәләрендә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ямал-Ненец автономияле округында урнашкан 53 компания һәм оешма кертелгән. Ул оешмалар төзелеш, автомобиль төзелеше белән шөгыльләнә, төзелеш материаллары, полимер торбалар һәм фитинглар, сантехника җиһазлары, идәнгә җәю эшләнмәләре җитештерә.

Шулай итеп, Татарстанда санкцияләрдән азат ителгән оешмалар исемлегенә Алабуганың «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ, «Амара» ҖЧҖ, «Дизайн Рус» ҖЧҖ, «РМ-строй» ҖЧҖ, «Хаят Кимья» ҖЧҖ, Чаллыдан «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ һәм «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ ("Алабуга" МИЗ) кертелгән. Ул исемлеккә Казанның - «Гемонт» ҖЧҖ һәм «Полистройкапитал» ҖЧҖ оешмалары да эләккән.

"Кабул ителгән карар, исемлеккә кертелгән эш бирүчеләргә 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия гражданнарын эшкә җәлеп итү мөмкинлеге бирә, әмма оешмада 2015 елның 31 декабренә кадәр эшләүче гражданнар санын саклау зарур", - диелгән документның аңлатма текстында.

Искәртеп үтәбез, бүген РФ Хөкүмәте Төркия компанияләренә төзелеш, туристлык һәм кунакханә бизнесын тыйды.

tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев