Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мөһим тема: җир өчен салым түләүдә үзгәрешләр

Билгеле булганча агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым, җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф Исмәгыйлев белән шул хакта сөйләштек. - Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар? - Бүгенге көндә бу бик гади һәм материаль...

Билгеле булганча агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым, җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф Исмәгыйлев белән шул хакта сөйләштек.
- Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар?
- Бүгенге көндә бу бик гади һәм материаль чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен сезгә интернет һәм сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Кадастр номерын җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Беренче эш итеп безгә интернетта Росреестрның кадастр картасы белән керергә кирәк (публичная кадастровая карта). Икенчедән кадастр номеры, адрес, координаталар битенә сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номерын кертергә һәм эзләргә кирәк. Килеп чыккан биттә сез әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмат шул исәптән кадастр бәясен дә күрә аласыз.
- Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?
- Әйе, җиргә нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап төрле бәя куела. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар астындагы җирләр, файдалы казылмалар чыгаручы җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдән күпкә кыйммәтрәк йөри.
- Җир участогының кадастр бәясе белән килешмәсәң нишләргә?
- Бүген кулланылыштагы закон нигезендә җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар. Ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кәгазе килгәч кенә беләләр һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалталар. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып җир салымының, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калынмыйча башкарылырга тиеш. Шуңа күрә алдан үз җир участогыңның кадастр бәясен белеп тору файдага гына булыр дип уйлыйм.
фото: http://jurist-penza.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газетада басылганнар