Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәү - Уфа юлында фаҗигада үлгән хатынның ике баласы ятим калган

Көн туса, бер хәвефле хәбәр ишетелеп кенә тора. Кемдер үлгән, кемдер агуланган, янгын чыккан, юл һәлакәтенә очраган. Кызганыч, боларның барысы да кеше гомерләре белән бәйле. Октябрь аенда гына да республикада 43 кеше юлда транспорт һәлакәте корбаны булган, 324 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән. 19 нчы октябрь көнне Теләче районы юлларында да кеше...

Көн туса, бер хәвефле хәбәр ишетелеп кенә тора. Кемдер үлгән, кемдер агуланган, янгын чыккан, юл һәлакәтенә очраган. Кызганыч, боларның барысы да кеше гомерләре белән бәйле. Октябрь аенда гына да республикада 43 кеше юлда транспорт һәлакәте корбаны булган, 324 кеше имгәнгән, җәрәхәтләнгән.

19 нчы октябрь көнне Теләче районы юлларында да кеше үлеме белән бәйле фаҗига килеп чыга. 21.20 сәгатьтә Мәскәү - Уфа федераль юлының 898нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә 1972 елгы хатын-кызның гомере өзелә. Беренчел фаразларга караганда, "Лексус" автомобиле руле артындагы 1985 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый һәм тиеш булмаган урында юл аркылы чыгучы 1972 елгы хатын-кызны бәрдерә. Җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч билгесе булмаган. Нәтиҗәдә, хатын-кыз һәлакәт урынында ук җан бирә. Автомобиль йөртүчесе исә һәлакәт урыныннан качып китә. Ахыр чиктә, ул тоткарлана.
Машина йөртүченең Түбән Новгородтан Владивостокка машина алып кайтып килеше була. Бәрелгәннән соң берникадәр баргач, ул туктап машинасын карый. Автомобильнең уң як фарасы һәм капоты җимерелгән була. "Юл билгесен бәрдердем ахры", - дип уйлап, машина йөртүче юлда туктап берәр сәгатькә якын ял итә. Теләче районы ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре биргән күрсәтмә буенча "Лексус" машинасы Чаллы шәһәренә җиткәнче урнашкан постта тоткарлана. Һәлакәт буенча тикшерү эшләре бара.
Быел 1 июльдән Россия Федерациясендә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә җәяүлеләрдән торак пунктлардан читтә машиналар йөри торган юлның кырыеннан караңгы вакытта яки күрү мөмкинлеге начар булганда барган вакытта үзләре белән яктылык кайтаргыч элементлы кием, предметлар йөртүләре таләп ителә. Чөнки, тикшеренүләр күрсәткәнчә, әлеге элементларны куллану җәяүлеләрне бәрдерү очрагын 65 процентка киметә.
Бу очракта да машина йөртүче караңгыда җәяүле хатынны күрмәгән дип фаразланыла, киемендә яктырткыч элементлар булса, бәлки исән дә калган булыр иде. Бәлки, бәлки... Берсенә ун, икенчесенә нибары ике яшь булган сабыйлар да ятим калмас иде....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев