Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Нечкәбил-2015” хатын-кыз гүзәллеге, әниләр һәм гаилә конкурсы” финал ярышлары турында белми калмагыз

Билгеле булганча, Республикабызда "Нечкәбил" конкурсы беренче генә ел үткәрелми. Әлеге конкурста гаилә учагын саклап яшәү белән бергә җәмгыятьтә дә зур уңышларга ирешкән, яхшы, изге эш-гамәлләр кылып яшәуче хатын-кызларыбыз катнаша. Быел да конкурс бик җанлы бара, инде менә финал өлешен күрер көннәр дә җитеп килә. Финалга Татарстанның 10 район һәм шәһәрләреннән...

Билгеле булганча, Республикабызда "Нечкәбил" конкурсы беренче генә ел үткәрелми. Әлеге конкурста гаилә учагын саклап яшәү белән бергә җәмгыятьтә дә зур уңышларга ирешкән, яхшы, изге эш-гамәлләр кылып яшәуче хатын-кызларыбыз катнаша.

Быел да конкурс бик җанлы бара, инде менә финал өлешен күрер көннәр дә җитеп килә.

Финалга Татарстанның 10 район һәм шәһәрләреннән 12 гаилә үтте. Менә алар, конкурсның төп катнашучылары, гаилә һәм җәмгыяттә зур уңышларга ирешкән хатын-кызларыбыз:

1. Гүзәл Адиатуллина, Түбәнкама шәһәреннән

2. Эльза Габдуллина, Казаннан

3. Диләрә Хәбибуллина, Алабуга шәһәреннән

4. Тәнзилә Блюмберг, Чистай шәһәреннән

5. Диләрә Гыймранова, Әлмәт районы, Кичучат авылыннан

6. Олеся Камзина, Казаннан

7. Резедә Сәләхова, Апас районы Югары Балта авылыннан

8. Ләйсән Самерханова, Буа шәһәреннән

9. Светлана Федорова, Алексеевский районы, Чуваш Майнасы авылыннан

10. Дилүзә Хәбиева, Чаллы шәһәреннән

11. Энҗе Хәкимова, Минзәлә шәһәреннән

12. Екатерина Шукова, Лениногорск шәһәреннән

"Нечкәбил" конкурсы финалында катнашучылар үз гаиләләре белән алдан әзерләнгән чыгышларын күрсәтәчәкләр. Элеге чыгышлар мәхәббәт һәм тугърылык, изге күңеллелек, бәхетле балачак һәм өлкәннәргә хөрмәт темаларын ачып салачак, пропагандалаячак.

Конкурсның югары титуллары: "Алтын Нечкәбил", "Көмеш Нечкәбил", "Энҗе Нечкәбил", "Иң Нечкәбил".

Конкурс 26 ноябрь көнне "Пирамида" күңел ачу үзәгендә кичке унсигез сәгатьтә башлана.

Тулырак мәгълумәт БИРЕДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев