Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Район мәктәпләрендә "Без коррупциягә каршы" исемле чаралар үтә

Олы Мишә урта мәктәбендә "Без коррупциягә каршы" исемле чара булып узды. Бу чарада районыбыз вәкилләре - район Советы аппараты җитәкчесе Мубинов И.В., район прокуроры ярдәмчесе Зиннәтуллин Р.Р., район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләр буенча ядәмчесе Шигабутдинова Ч.И., Олы Мәтәскә авылы мәчете имам-хатибы Файзуллин И.Г. катнаштылар. Кичәне мәктәп директоры башлап җибәрде....

Олы Мишә урта мәктәбендә "Без коррупциягә каршы" исемле чара булып узды.

Бу чарада районыбыз вәкилләре - район Советы аппараты җитәкчесе Мубинов И.В., район прокуроры ярдәмчесе Зиннәтуллин Р.Р., район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләр буенча ядәмчесе Шигабутдинова Ч.И., Олы Мәтәскә авылы мәчете имам-хатибы Файзуллин И.Г. катнаштылар.

Кичәне мәктәп директоры башлап җибәрде. Мәктәп укучылары тарафыннан музыкаль чара күрсәтелде. Бу чарада укучылар үзләренең киләчәге гадел, коррупциясез булырга тиеш дип пропагандаладылар. Алар, илебезнең киләчәге безнең кулларда, дип чыгыш ясадылар. Без көчле, без бергә! - дип флешмоб биеделәр.

Җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Газизуллин Радик Әнвәр улы коррупциягә төшенчә бирде, презентация күрсәтте. Аннан соң килгән кунаклар чыгыш ясады.

Шундый ук чара Теләче урта мәктәбендә дә узды. Әлеге чарада район прокуроры ярдәмчесе Мөхәммәтҗанов И.Я., район Башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Емельянов Ю.И. катнаштылар.

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Абдуллина Гөләндәм Ахун кызы җитәкчелегендә 9 - 11 сыйныф укучылары түгәрәк өстәл үткәрде.

Алга таба без башка мәктәпләрдә булган коррупциягә каршы дәгъват чаралары турында да язырбыз, сайтны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев