"Мөфтине махсус чакырмадым, үз теләге белән концертыма килгән. Сәхнәгә чыгып җылы теләкләрен, ихлас сүзләрен, рәхмәтләрен белдергәч, күңелем тулып, хәтта күзгә яшьләр килде. Минем иҗатымны хөрмәт итеп, миңа игътибар күрсәтүенә чиксез шатландым. "Синең җырларыңны тыңлагач, бөтен кешене яратуың сизелә", - дип, күңеле тулып елап та алды ул", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ришат Төхфәтуллин.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Ришат төрле төбәкләрдә гастрольләр белән йөри. Казанда исә апрельдә өстәмә концертлары көтелә. "Концертлар бик яхшы уза. Кайда гына барсам да, заллар тулы, тамашачым сагынып көтеп тора. Мин тамашачыма рәхмәтле", - ди җырчы.
Реклама
Нет комментариев