Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рәшит Кәримуллин Россия композиторлар берлеге рәисе итеп сайланды

Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәримуллин Россия композиторлар берлегенең яңа рәисе итеп сайланды. Рәшит Кәримуллин - ТР композиторлар берлеге рәисе, 2010 елдан Россия композиторлар берлегендә урынбасар вазифасын башкарган иде. Берлекнең төбәк бүлеге рәисләре катнашында узган утырышта Кәримуллин бертавыштан диярлек сайланган - бер генә кеше каршы тавыш биргән, тагын берәү...

Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәримуллин Россия композиторлар берлегенең яңа рәисе итеп сайланды.

Рәшит Кәримуллин - ТР композиторлар берлеге рәисе, 2010 елдан Россия композиторлар берлегендә урынбасар вазифасын башкарган иде. Берлекнең төбәк бүлеге рәисләре катнашында узган утырышта Кәримуллин бертавыштан диярлек сайланган - бер генә кеше каршы тавыш биргән, тагын берәү тавыш бирүдән тыелып калган.


Исегезгә төшерәбез, берлекнең элеккеге рәисе Владислав Казенин 2014 елның 17 февралендә фаҗигале рәвештә вафат булган иде. Ул үзенең 76 яшьлек туган көненә өч ай кала бакыйлыкка күчте.

Россия композиторлар берлеге матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, Рәшит Кәримуллин ике вазифаны да башкарачак - композиторларның Татарстан һәм Россия берлеген җитәкләячәк.

intertat.ru

фото: muzobozrenie.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев