Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов депутатларга: төбәк юлларын саклау кирәк

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Биредә каралачак аеруча мөһим мәсьәлә - 2016 елга исәпләнгән бюджет проектын икенче укылышта карау. Утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша. Шунысын исегезгә төшерәбез: икенче...

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Биредә каралачак аеруча мөһим мәсьәлә - 2016 елга исәпләнгән бюджет проектын икенче укылышта карау.


Утырыш Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнаша.

Шунысын исегезгә төшерәбез: икенче укылыш алдыннан бюджет турындагы закон проектына барлыгы 280 төзәтмә кертелгән. Бүген депутатлар алар турында үзара фикер алышып, тиешле карарлар кабул итәргә тиеш.

Тагын бер мөһим мәсьәлә - 2016 елга Татарстанның Дәүләт Советында закон чыгару эшчәнлегенең якынча планын билгеләү.

Билгеле булганча, утырыш башында депутатлар көн тәртибенә өстәмә мәсьәләләр тәкъдим итә. Бүгенге утырышта КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрын 12 тоннадан авыррак булган йөк машиналарына федераль юллар буйлап хәрәкәтләнү өчен акча түләү системасын кертү белән бәйле рәвештә чыгыш ясарга чакырды. Бактың исә, республиканың йөк ташучылары бу законга каршы 300 имза җыйган икән (билгеле булганча, закон 15 ноябрьдән гамәлгә керде).

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов яңа законның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын өйрәнү өчен эшче төркем булдырырга боерды.

- Бу закон федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Аның дөресме, юкмы икәнлеге турында фикер алышу бернинди дә нәтиҗәләргә китермәячәк. Миңа калса, хәзер юлларыбызны саклау турында фикер алышсак яхшырак булачак. Мин җаваплы комитетка бу мәсьәләне өйрәнергә боерам, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Рәмзия ЗАКИРОВА

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев