Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов Горький автозаводында булды

Түбән Новгородка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" холдингы составындагы Горький автозаводында булды. Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады һәм "ГАЗель", "Соболь" автомобильләрен чыгару белән тынышты. Шулай ук ТР Президентына "ГАЗ"ның җиңел коммерцияле автомобильләр, йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр. Инженерлар Рөстәм Миңнехановка автомобильләр җыюның...

Түбән Новгородка эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ГАЗ" холдингы составындагы Горький автозаводында булды.

Рөстәм Миңнеханов җитештерү мәйданчыкларын карады һәм "ГАЗель", "Соболь" автомобильләрен чыгару белән тынышты. Шулай ук ТР Президентына "ГАЗ"ның җиңел коммерцияле автомобильләр, йөк машиналары һәм автобуслар җитештерү өлкәсендә яңа эшләнмәләрне күрсәттеләр.

Инженерлар Рөстәм Миңнехановка автомобильләр җыюның төп этаплары һәм җитештерү көчләрен модернизацияләү буенча үткәрелүче чаралар турында сөйләделәр.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов газ-мотор техниканың махсус күргәзмәсен карады. Анда коммерцияле автомобильләр, төрле сәнәгать тармаклары өчен махсус техника тәкъдим ителгән иде. Чаллыдан Түбән Новгородка сыекландырылган табигать газында йөрүче бортлы тягач һәм төрле класстагы шәһәр автобусларын китерделәр.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Новгородка эш сәфәре кысаларында Россия газ-мотор техникасы базарын үстерү буенча киңәшмәдә дә катнашты. Чара "ГАЗ" автозаводы мәйданчыгында узды, анда шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм "Газпром" җәмгыяте идарсе рәисе Алексей Миллер катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев