Теләче Информ

Теләче районы

18+
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов иң югары балл алды

"Петербургская политика" фонды һәм "Минченко Консалтинг" коммуникацияләр холдингы губернаторларның сәяси сакланыш рейтингын әзерләгән. Рейтингта иң тотрыклы урыннарны иң зур - 5 балл алган губернаторлар били. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Камчатка крае башлыгы - Владимир Илюхин, Белгород өлкәсе губернаторы - Евгений Савченко, Воронеж өлкәсе башлыгы - Алексей Гордеев, Магадан...

"Петербургская политика" фонды һәм "Минченко Консалтинг" коммуникацияләр холдингы губернаторларның сәяси сакланыш рейтингын әзерләгән.

Рейтингта иң тотрыклы урыннарны иң зур - 5 балл алган губернаторлар били. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Камчатка крае башлыгы - Владимир Илюхин, Белгород өлкәсе губернаторы - Евгений Савченко, Воронеж өлкәсе башлыгы - Алексей Гордеев, Магадан өлкәсе губернаторы - Владимир Печеный, Сахалин өлкәсе башлыгы - Олег Кожемяко, Тамбов өлкәсе губернаторы - Александр Никитин, Төмән өлкәсе башлыгы - Владимир Якушев, Еврей автономияле өлкәсе губернаторы - Александр Левинталь, Чукотка башлыгы Роман Копин һәм Ямал-Ненец автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкинда бар.

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның сәяси сакланыш рейтингында иң зур - 5 балл алган. Республика лидерының көчле яклары арасында күптән түгел яңадан сайлану, сәяси идарә итүчәнлек һәм иң уңышлы төбәкләрнең берсе репутациясе атала.

shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев