Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Рубин" уенчысына матч вакытында кызып киткән өчен җәза бирделәр

Россия футбол берлегенең контроль-дисциплинар комитеты "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы Благой Георгиевны өч матчтан читләштерде. Бу хакта комитет башлыгы Артур Григорьянц җиткергән. Исегездә булса, Россия чемпионатының 18 нче турында "Ростов"ка каршы уенда командалар кара-каршы сугыша язып калган иде. Ә җәнҗалның сәбәпчесе Благой Георгиев ике уенчының яңагына "менеп төшәргә" өлгерде. Инде хәзер...

Россия футбол берлегенең контроль-дисциплинар комитеты "Рубин" футбол командасы ярымсакчысы Благой Георгиевны өч матчтан читләштерде.

Бу хакта комитет башлыгы Артур Григорьянц җиткергән. Исегездә булса, Россия чемпионатының 18 нче турында "Ростов"ка каршы уенда командалар кара-каршы сугыша язып калган иде. Ә җәнҗалның сәбәпчесе Благой Георгиев ике уенчының яңагына "менеп төшәргә" өлгерде. Инде хәзер шул кызу канлылыгы өчен 3 уенны читтән күзәтергә туры киләчәк. Мондый карар чыгарганда уенчының әле беренче тапкыр гына шул рәвешле кагыйдә бозуы һәм гафу үтенүе дә исәпкә алынган.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев