Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Рубин"ның яңа баш тренеры кем булыр?

"Рубин" уенчылары ялга китте. Диңгез буена юл тотар алдыннан узган соңгы очрашуда Казан командасы Франциядә җирле "Бордо" белән ничьяга уйнап, Европа Лигасыннан да төшеп калды. "Рубин"ның баш тренер Валерий Чалый кулы астында чыгыш ясаган соңгы очрашуы булды бу. Һәрхәлдә клуб җитәкчелеге командага яңа тренер эзләгәннәрен һәм аның чит ил белгече...

"Рубин" уенчылары ялга китте. Диңгез буена юл тотар алдыннан узган соңгы очрашуда Казан командасы Франциядә җирле "Бордо" белән ничьяга уйнап, Европа Лигасыннан да төшеп калды. "Рубин"ның баш тренер Валерий Чалый кулы астында чыгыш ясаган соңгы очрашуы булды бу. Һәрхәлдә клуб җитәкчелеге командага яңа тренер эзләгәннәрен һәм аның чит ил белгече буласын яшерми.

Европа Лигасының киләсе өлешенә чыгу өчен "Рубин"га соңгы очрашуда җиңү яуларга һәм "Ливерпуль"нең "Сьон"ны отасына өметләнергә кирәк иде. Шуңа күрә Казан уенчылары французларны уенның беренче минутларында ук кысрыклый башлады. Өстенлек гел "Рубин" футболчыларында булды дип әйтүе авыррак, әмма исәпне барыбер безнекеләр ачты. Матч алдыннан матбугат очрашуында катнашкан Максим Канунников керткән туп казаннарның соңгы вакыттагы иң матур голларыннан берсенә әверелде. Ә икенче таймга "Рубин" уенчылары бөтенләй башка кәеф белән чыкты.

Күрәсең, кайберләре диңгез буена илтәсе очкычка соңга калудан курыккандыр. Көндәшләр бу хәлдән бик тиз файдаланды: ике туп кертеп, алга чыктылар. Гөнаһ шомлыгына, капитан Олег Кузьмин да авыр җәрәхәт алды. Аны алмаштырган Виталий Устинов исә беренче тибүдән үк "Бордо" капкасына туп кертте. Җиңү мөм­кинлеге бар иде әле. Калган вакытта, "Рубин", ничек кенә тырышмасын, нигездә яшь уенчылардан тупланган француз командасын кабат борчый алмады. Хәер, плэй-оффка чыгу өчен безнекеләргә 3 очко гына җитмәс иде. "Ливерпуль" белән "Сьон" уртак нәтиҗәгә уйнадылар. Кеше кулына калсаң, шулай була инде ул.


Инде "Рубин" Европа ярышларында тагын кайчан чыгыш ясый алыр? Бу сорау хәзер еш яңгырый. Ник дигәндә, Казан коман­да­сы­ның киләчәге яңа тренер белән бәйле. Валерий Чалый өздереп әйтмәсә дә, башкала клубы генераль директоры Илгиз Фәхриев яңа остаз эзләгәннәрен тагын бер кат раслады. "Бүгенге тренерларны бик тә хөрмәт итәбез. Әлбәттә, яңа белгеч турындагы сүзләр аларга йогынты ясамый калмый. Әмма яңа кеше эзләгәнебезне дә яшермибез. Бу - чынбарлык. Авыр вакытта "Рубин"ны ташлап кит­мә­гәннәре өчен Валерий Чалый һәм аның ярдәмчеләренә рәхмәттән башка сүз юк. Алар белән алга таба ничек эшләячә­гебезне сөй­ләшеп бетерергә ки­рәк булачак", - диде Илгиз Фәх­риев. Ул яңа тренерны чит илдән эзләгәннәрен дә әйтә. Кайбер мәгълүматларга караганда, Казан командасына ос­таз булып Португалия белгече, за­манында Мәскәү "Локо­мо­­­­тив"ында да эшләп кит­кән Жозе Коу­сейру килергә мөм­кин. Ди­мәк, үзгәрешләр дәвам итәчәк.

Илнар Хөснуллин

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев