Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә бирде!
Новости со всего света

Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә бирде!

30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган. "Салават белән бик...

30 декабрьдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызы Алинәне кияүгә бирде. Никах мәҗлесе Казанның Мәрҗани мәчетендә узган. Яшьләрне котлап, татар эстрадасының күп кенә артистлары чыгыш ясаган. Аларның фотолары әкренләп интернет челтәрендә пәйда була башлады. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар исә артистлар арасында мәҗлескә чакырылган бердәнбер кунак булган.

"Салават белән бик күп еллар дәвамында дус-тату булып яшибез. Аның тормыш иптәше Ләйсән Зөлфия белән бергә укыды. Никах мәҗлесе бик күңелле узды. Анда ике якның да бары тик якыннары, туганнары гына чакырылды", дип сөйләгән Җәвит Шакиров.

Салават Фәтхетдинов кызын кияүгә бирде!

Эльвира Шакирова
Фотолар һәм чыганак: intertat.ru


Нет комментариев