Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда эшсезләр саны кимегән

23 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 505 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 000 вакансия тәкъдим ителгән....

23 мартка булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 18 505 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк.

Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,9 % тәшкил итә.

Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 24 000 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 3105 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 16-22 март көннәрендә, 770 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 372се хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 55 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

Интертат

фото: rus.bashgazet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев