Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда куркыныч йөк төягән машина һәлакәткә юлыккан

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә булган. М-7 трассасының 940 нчы чакрымда ике йөк машинасы бәрелешә. Һәлакәткә юлыккан машиналарның берсе - ягулык ташучы техниканың Казанга таба барышы булган. Беренчел фаразлар буенча, Кайбыч районы кешесе идарә итүендәге машина, йөртүчесенең руль артында йокыга китүе сәбәпле, каршыга хәрәкәт итүче Екатеринбург кешесе идарәсендәге икенче транспорт чарасына...

Юл-транспорт һәлакәте бүген төнлә булган. М-7 трассасының 940 нчы чакрымда ике йөк машинасы бәрелешә.

Һәлакәткә юлыккан машиналарның берсе - ягулык ташучы техниканың Казанга таба барышы булган. Беренчел фаразлар буенча, Кайбыч районы кешесе идарә итүендәге машина, йөртүчесенең руль артында йокыга китүе сәбәпле, каршыга хәрәкәт итүче Екатеринбург кешесе идарәсендәге икенче транспорт чарасына бәрелгән. Каршыга килүче фура йөртүчесе ничек кенә теләсә дә, бәрелештән качып котыла алмаган.

Куркыныч йөк машинасында 30 тонна ягулык төялгән була. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләрнең ярдәме кирәк булмый. Ике йөртүче дә Алабуга хастаханәсенә озатылган. Берсенең хәле авыр, ди.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев