Реклама
Новости со всего света
Татарстанда Мисырга очышларны туктату белән бәйле вазгыять буенча оператив штаб булдырылган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырга очышларны туктату һәм хәзер анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштыруны йөкләде. Ул штаб составына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимиятләре вәкилләре керә. Штаб җитәкчесе итеп ТР вице-премьеры...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырга очышларны туктату һәм хәзер анда ял итүче татарстанлыларны кайтару белән бәйле вазгыятьне көйләү буенча төбәк штабы формалаштыруны йөкләде.
Ул штаб составына ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты, Казан һәм Түбән Кама хакимиятләре вәкилләре керә. Штаб җитәкчесе итеп ТР вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев, аның урынбасары итеп ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин билгеләнде.
Якынча мәгълүматларга караганда, хәзер Мисырда 3,5 мең татарстанлы ял итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев