Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанга яңгырлы циклон якынлашты, Юлларда көчле бозлавык

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя. Татарстанда уртача һава...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 16 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада кар, юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Урыны белән томан, юлларда көчле бозлавык саклана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитеп көчәя.

Татарстанда уртача һава температурасы 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Казанда бүген 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы.

17 февральгә каршы төндә кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда буран. Көчле җил саклана. Һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булыр дип фаразлана.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев