Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанны томан каплый, юлларда бозлавык саклана

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак. Республикада урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртән юлларда җиңелчә, урыны белән көчле бозлавык...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 24 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар һәм яңгыр явачак.

Республикада урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Төнлә һәм иртән юлларда җиңелчә, урыны белән көчле бозлавык саклана.


Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә 3 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 4 градуска кадәр җылыта. Казанда төнге сәгатьләрдә 1 градус салкын, көндез 3 градус җылы булыр дип фаразланыла.

25 декабрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Кар һәм юеш кар явуы ихтимал. Урыны белән буран чыгачак. Көньяк-көнбатыштан, соңрак төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Һава температурасы 1-6 градуска кадәр салкынайта. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев