Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Теләчедә икътисад һәм финанслар институты вәкилләре мәктәп укучылары белән очрашты

КФУның икътисад һәм финанслар институты Рәсәй күләмендә әйдәп баручы җитди югары уку йортларының берсе. Күптән түгел әлеге мәртәбәле уку йортыннан вәкилләр Теләчедә дә булып киттеләр. Алар белән очрашуга Теләче районының 11 сыйныф укучылары катнашты. Алар әлеге чарада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Укучылар белән булган очрашуда район хакимиятенең апарат җитәкчесе...

КФУның икътисад һәм финанслар институты Рәсәй күләмендә әйдәп баручы җитди югары уку йортларының берсе.

Күптән түгел әлеге мәртәбәле уку йортыннан вәкилләр Теләчедә дә булып киттеләр. Алар белән очрашуга Теләче районының 11 сыйныф укучылары катнашты.

Алар әлеге чарада үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Укучылар белән булган очрашуда район хакимиятенең апарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, районыбызның мәктәп директорлары да катнашты.

Әйтергә кирәк, әлегедәй очрашулар озакламый 11 сыйныфны тәмамлаячак укучылар өчен бик файдалы. Алар теге яки бу уку йорты турында мәгълүмат алалар, нәтиҗәдә, киләчәктә кайсы югары уку йортын сайларга, нинди һөнәрне үзләштерергә, дигән сорауларына җавап таба алалар.

Мондый очрашуларны башка югары һәм урта белем бирү учреждениелары вәкилләре дә оештырырга ниятли, алар турында без сезне дә таныштырып барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев