Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

ТР башкаласында IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланырга санаулы көннәр калып бара

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырыла. Анда 500ләп делегат катнашуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров тәгаенләде. Быел форумга, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән...

24-26 апрель көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырыла. Анда 500ләп делегат катнашуы көтелә.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров тәгаенләде. Быел форумга, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз делегат булып килер дип планлаштырыла. Быел аларга татар милли киеме киеп килү шарты куелган.

Алдагы елларда форум май аенда уздырыла торган булса, быел, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел туу уңаеннан оештырылачак чараларга туры китереп, иртәрәк үткәрелә, дип, Данис Шакиров форумның программасы турында тәфсилләбрәк сөйләде.

24 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында делегатларны теркәү уздырыла. Шул ук көнне Казан шәһәре буйлап экскурсиядә булганнан соң, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында "Милли мәгариф: үткәне, бүгенгесе, киләчәге...", ТР Мәдәният министрлыгыныда "Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү" һәм "Татар халыкының тәрбия системасында кулланылышта булган яңа проектлар" дигән темаларга секция утырышлары була. Казанга җыелган милләттәш хатын-кызларыбызга кичен мәдәни программадан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында "Казан" бию ансамбле концерты тәкъдим ителә.

Очрашуда катнашкан "Ак калфак" татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: "Безнең сөйләшү, фикер алышу мәйданнары күпкырлы булырга тиеш. 25е булачак пленар утырышта гына барлык мәсьәләләрне карап өлгерү мөмкин түгел. Шуңа күрә мәгариф өлкәсендә эшләгән хатын-кызлар белән аерым, мәдәният өлкәсендә эшләгәннәре белән аерым фикер алышу күздә тотыла, шулай ук, форумнан соң ел дәвамында гамәлгә ашырылачак яңа проектлар турында сөйләшү була", - дип билгеләп үтте.

Форумның пленар утырышы 25 апрельдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үткәрелә. Ул башка елдагыча 2 өлешкә бүлеп уздырылмый, ә сәгать 10.00дән 13.00гә кадәр була. Шунда ук халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлардан торган күргәзмә оештыру каралган.

Шул ук көнне Казан ратушасының Колонналар залында калфак туе була. Кадрия Идрисова әйтүенчә, калфак туе быел беренче тапкыр гына оештырыла. Безнең тышкы кыяфәтебездән, килеш-килбәтебездән кайсы милләттән булуыбыз хакында фикер йөртеп булмый. Ә бит бар шундый милләтләр: алар, кайда гына яшәмәсен, үзләренең киемнәре белән кайсы милләттән булуын күрсәтеп тора. Ә бу әхлакый кануннарны һәм тәртипләрне үтәү, аларны дәвамлы алып бару дигән сүз. Калфак туенда хатын-кызларыбызга мөрәҗәгать итеп, уяныйк, уйланыйк, аңлыйк һәм милли киемнәребезгә кайтуны үз өстебезгә алыйк, дигән мәгънәви фикерне ирештерәсебез килә, диде Кадрия Идрисова, иң авыр чорларда да татар хатын-кызлары башыннан калфак төшмәвенә басым ясап. Чарада катнашучы гүзәл затларның барысы да калфаклы була, бу таләп журналистларга да кагыла, дип , матбугат конференциясендәгеләргә мөрәҗәгать итте ул. "Калфак туе" кысаларында иҗат коллективлары, татар театрлары артистлары хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге һәм дәүләттәге урыны, роле турында чыгыш ясар дип көтелә. Ратушаның икенче бер залында Самара, Балтач, Азнакай, Казан калфакчылары калфак тегү, чигү серләренә төшендерәчәк. Моннан тыш, татар халык тәм-томнары белән чәй эчү мөмкинлеге булдырыла. Чарада "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркемендә "Ак калфак"ка, калфакка, "Ак калфаклыларга" багышланган шигырь бәйгесе һәм алтын куллы туташлар, хатын-кызлар арасында үткәрелгән "Калфак чигәм" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү күздә тотыла.

26 апрельдә форум делегатларының Казан шәһәрендәге татар гимназияләре эшчәнлеге белән танышуы, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган чараларда катнашуы планлаштырыла. Аерым алганда, Тукай дөньяга килгән көнне форум делегатлары бөек шагыйребез ГабдуллаТукай һәйкәленә чәчәкләр салырга барырга ниятли. Шигърият бәйрәмендә катнашу күздә тотыла. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Г.Тукайный тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичәне дә тамаша кылу программага кертелгән.

Кадрия Идрисова билгеләп үткәнчә, былтыр форум "И татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз - туган телне саклау" (Мөхлисә Бубый) шигаре белән үткәрелгән булса, быелгысында шул ук авторның "Гүзәл затларыбыз милли җанлы булса, татар упкынга төшмәячәк, яшәячәк" дигән сүзләре форум темасы итеп алынган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев