Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рөстәм Миңнеханов «В контакте»да

Татарстан лидеры «В Контакте» социаль челтәренең вәкилләре - маркетинг буенча директор Ярослав Андреев, махсус проектлар буенча менеджер Константин Сидорков белән очрашканнан соң, социаль челтәрдә үз битен булдырган. - Бүген социаль челтәрләр татарстанлыларны борчыган актуаль сораулар турында күп мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Минем эш графигымны аңларлар дип уйлыйм, шуңа да челтәрдә...

Татарстан лидеры «В Контакте» социаль челтәренең вәкилләре - маркетинг буенча директор Ярослав Андреев, махсус проектлар буенча менеджер Константин Сидорков белән очрашканнан соң, социаль челтәрдә үз битен булдырган.

- Бүген социаль челтәрләр татарстанлыларны борчыган актуаль сораулар турында күп мәгълүмат бирергә ярдәм итә. Минем эш графигымны аңларлар дип уйлыйм, шуңа да челтәрдә озак утырып булмый, шулай да мөмкинлек булганда республикага кагылышлы мөһим хәбәрләргә җавап язачакмын, ди Рөстәм Миңнеханов.

Хәзергә Татарстан лидерының «В Контакте»да дуслары әллә ни күп түгел. Алар арасында Чечен республикасы Президенты Рамзан Кадыйров, Чаллы шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәгъдиев бар. Үзенең шәхси битендә Рөстәм Миңнеханов туган көнен 1 мартта дип күрсәткән, шулай ук белеме, гаилә хәле турында мәгълүмат урнаштырган. Буш вакытын гаиләсенә багышларга тырышуын, гольф, хоккей, автоспорт белән кызыксынуын да әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев