Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Вәхшиләрчә үтергәннәр - видео

25 яшьлек көнче кияү ярәшкән кызын таш атып үтергән. Социаль челтәрләрдә Дагыстанда вәхшиләрчә үтерелгән кызның видеосы чыкты. Видеоязма кадрларында фаҗиганең машина юлында булуы ачык күренә. Беренчел мәгълүматлар буенча, көнче кияү ярәшкән кызының башка ир-ат белән сөйләшеп торуын күргән һәм бу аның бик нык ачуын чыгарган. Ул кызны машинадан сөйрәп чыгарып...

25 яшьлек көнче кияү ярәшкән кызын таш атып үтергән.

Социаль челтәрләрдә Дагыстанда вәхшиләрчә үтерелгән кызның видеосы чыкты. Видеоязма кадрларында фаҗиганең машина юлында булуы ачык күренә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, көнче кияү ярәшкән кызының башка ир-ат белән сөйләшеп торуын күргән һәм бу аның бик нык ачуын чыгарган. Ул кызны машинадан сөйрәп чыгарып юлга ыргыткан һәм аяклары белән типкәләгән. Аннан зур гына йомры таш алып, кызның башына ыргыткан.

Янәшәдән узып баручы машина йөртүчеләр аңа ярдәмгә килмәгән. Алган җәрәхәтләрдән кыз фаҗига урынында ук үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Дагыстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, әлеге хәл бүген Хасавюрт шәһәрендәге Махачкала шоссесы урамында "Бәшир" сәүдә йорты каршында булган.

Ир-ат тоткарланган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев